СТОМАТО’ЛОГ и. гр. мед. Стоматология белгече; теш һәм авыз-казналык авыруларын дәвалаучы табиб; теш табибы. Стоматолог Игорь Никитич белән дуслашып киттек. Г.Галиев. Курыкма, мин теш врачы түгел, алмыйм да, ямамыйм да. Болай гына карыйм. Теләсәң, стоматологка язу бирербез. К.Булатова |