СТОЛЯРЛЫК и. 1) Столяр һөнәре һәм осталыгы. Соңга таба, ниһаять, аңа Казанга кайтырга да юл ачыла, һәм ул, Бишбалтадагы Олы урамда ярым җимерек фатир табып, аңа ремонт ясап килеп урнаша, «Татарлар өчен столярлык китабы» яза. З.Рәмиев

2) Столяр эшләре. Әйе, чын-чынлап лаборатория. Барометр, термометр кебек приборлар, слесарьлык, столярлык станоклары бар. Т.Гыйззәт. Сөйләшкәч-аңлашкач, алар совхозның столярлык мастерскоена бардылар, калып ясарга такта бармы, юкмы икәнлеге белән кызыксындылар. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә