СТОЛЯР и. рус сөйл. Агач эшләре остасы; балта остасыннан аермалы буларак, ваграк, җентеклерәк эшләрне башкаручы оста. Әти столяр минем. Әби әйтмешли, ул ясаган өстәл-урындыклар, җанланып, тыпыр-тыпыр биергә генә тора. Ф.Шәфигуллин. – Безгә бит столяр, балта остасы, һич югында, әзер нәрсәләрне машинада таратып йөрүче кирәк, – дип дәвам итте сүзен Сәет ---. Т.Галиуллин |