СТИХИ’ЯЛЕ с. 1) Стихиягә (2 мәгъ.) караган, шуңа бәйле; стихия (2 мәгъ.) көчләренең хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыкка килә торган. Грузиягә дә стихияле афәттән соң акчалата ярдәм күрсәтте. --- Кем соң ул Әсхәт Галимҗанович? Р.Миңнуллин. Дөнья армияләрендә чама белән 25 миллион өрлектәй егет материаль кыйммәтләр җитештерү сферасыннан, ачлык, хәерчелек, стихияле бәла-казалар белән көрәштән читтә тора. С.Шәрипов

2) Җәмгыять, кешеләр тарафыннан идарә ителмичә, тәртипкә салынмыйча, табигый рәвештә, үзеннән-үзе бара, була торган. Тиз арада стихияле рәвештә милли оешмалар пәйда булды. Т.Миңнуллин. Анда [«Халык контроле»] сервисында гражданнар үзләренә комачаулаган төрле проблемаларга – начар юллар, ваемсыз торакчылар, стихияле чүплекләргә карата шикаять калдыра ала. Е.Мельник

3) Уйлап эшләнмәгән, сукыр, очраклы. Иҗат стихиясе белән чамасыз мавыгып киткән тәнкыйтьче иҗат эшенең стихияле процесс кына түгел, аек акылга нигезләнгән тырыш хезмәт тә икәнлеген онытып җибәрә. Г.Ибраһимов. Аларның дөньяны танып белүләре нечкә күзәтүчәнлеккә, стихияле материализмга һәм беркатлы диалектикага нигезләнгән булган. Г.Дәүләтшин

4) Оешмаган; беркем тарафыннан да оештырылмаган, җитәкчелеге булмаган (иҗтимагый хәрәкәт h.б.ш. тур.). Ярсыган тоткыннар, берни белән исәпләшмичә, корал даулыйлар. Бу стихияле кузгалышның бөтен эшне харап итүе мөмкин иде. Г.Әпсәләмов. Мәгълүм ки, Тукай иҗатының тәүге адымы Җаекта башлана. Аның дөньяга карашы формалашып кына килә, үз чорына протесты стихияле рәвештә шунда туа. З.Шәйхелисламов

5) Бик көчле, ихтыярга, акылга буйсындырып булмый торган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә