СТИХИ’Я и. рус 1) Борынгы фәлсәфәдә табигатьнең төп элементлары – ут, су, һава һәм җирнең һәркайсы. Дүрт стихия белән бәйле карашлар

2) Туктатып, тыеп яки идарә итеп, юнәлеш биреп булмаслык көч рәвешендәге табигать күренеше. Г.Ибраһимовта диңгез мәһабәт стихия рәвешендә, Ш.Камалда диңгезнең катлаулы холкын кеше холкына охшатып тасвирлау бар. Г.Ахунов

3) күч. кит. Оешмаган, тәртипсез хәрәкәт итә торган иҗтимагый көч. Бу табигый теләк стихия төсен алмасын өчен, хакимият конгресс үткәрергә мәҗбүр. Т.Миңнуллин. Шунсыз стихия, хаос – котылгысыз. К.Гыйззәтов

4) күч. кит. Гадәтләнелгән-күнегелгән көндәлек шартлар, табигый, иҗтимагый чолганыш; мохит. Кыска сөю дулкыннары эченә күмелеп яшәргә күнеккән стихия кешесе. М.Җәләлиева. Билгесез стихия белән очрашуга күпләр психологик яктан әзер түгел иде. Р.Ибраһимов

5) Очраклылык, системасызлык, эзлексезлек. Тәҗрибәле язучы вакыйгаларны тасвирлаганда, аларны фантазия стихиясенә («ничек эләкте шулай»га) калдырмый. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә