СТИПЕ’НДИЯ и. лат. Югары яки махсус урта мәктәптә укучыга дәүләт, иҗтимагый фонд яки хосусый оешма тарафыннан даими биреп барыла торган акчалата ярдәм. Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган алты шәкерт Хөсәеновлар стипендиясенә теләсә кайсы чит ил яисә Россия югары уку йортларында укырга хаклы була. Л.Хәмидуллин. Стипендия ашауга да тартып-сузып җитә иде. Р.Вәлиев |