СТИМУЛЯ’ТОР и. рус махс. 1) Берәр нәрсәнең үсешенә стимул, этәреш бирә, тәэсирен көчәйтә торган матдә. Жалобачы, менә шушы стимуляторны нәсел үгезләренең иснәп тә караганнары юк, дип яза. Х.Камалов. Яңа препарат – ферма терлекләренә бирелә торган азык рационында стимулятор буларак үзенә иң мактаулы урынны алды. Г.Галиев

2) Теге яки бу тукыманы дозалы ток ярдәмендә стимуллап тора торган прибор. Көпшә карават кырыена асылган сидек капчыгына кереп киткән, бер электр үткәргеч карчыкның баш очында эленеп торган индикатор-стимуляторга менеп киткән. Р.Батулла

3) Спортчыларның физик һәм психик мөмкинлекләрен кискен рәвештә (гадәттә кыска вакытлы) арттыру өчен, организмнарына кертелә торган химик матдә; допинг

4) Гомумән берәр күренешне, хәрәкәтне, эшчәнлекне h.б.ш. активлаштыру, стимул бирү ысулы, юлы, чарасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә