СТИ’МУЛ и. лат. кит. Берәр эшкә кызыксыну, теләк уята торган сәбәп, этәргеч. Теләгән фикере зур кодрәткә ия, ул – әсәрнең языла башлавына сәбәп кенә түгел, ә аны ахырына кадәр җиткерүне таләп итә торган стимул да ---. Р.Фәтхрахманов. Әлбәттә, рус шагыйренең әсәре Г.Зәйнашева өчен билгеле бер дәрәҗәдә стимул, этәргеч булгандыр, дип уйларга кирәк. Д.Нигъмәтҗанова |