СТИЛЬЛЕ с. 1) Билгеле бер стиль I (1 мәгъ.) белән эшләнгән, төзелгән, тегелгән, бизәлгән h.б.ш.; шул стильгә караган. Соңгы вакытта «Казан утлары» битләрендә төрле стильле, төрле формалы шигырьләр күбәеп китте. Р.Миңнуллин 2) Үзенчәлекле, башкаларга охшамаган, матур кыяфәте белән аерылып торган. Йорт әле яңа, тышланмаган, стильле итеп эшләргә уйланылган. Г.Ахунов 3) Эшчәнлегендә, гамәлендә, үзен тотышында билгеле үзенчәлек, алым, юнәлеш булган (кеше тур.). Эчтәлектә ул һәрчак бер стильле, бер максатлы, бер юнәлешле. М.Гайнетдинов |