СТИЛЬ I и. лат. 1) Аерым бер чор, юнәлеш сәнгатенең яки бер авторның индивидуаль иҗат манерасының тулаем образын хасил итә торган гомуми үзенчәлек, билгеләрнең барлыгы. Шулар ярдәмендә драма сәхнәгә яңа тема гына түгел, лирик-романтик стиль төсмере дә алып килә. А.Әхмәдуллин. Шундый ук күренеш шәһәр архитектурасында да күзәтелгән: әйтик, Казан мәчетләрендә рус бароккосы, классицизм стиле билгеләре чагылган. Д.Исхаков

2) Берәр нәрсәгә хас булган үзенчәлек һәм билгеләр җыелмасы. Татар халык җырлары стилендәге бу шигырь чылтырап аккан чишмә суы шикелле матур һәм тигез ритмлы яңгырый. М.Максуд. Кемдер аны нәкъ менә су стихиясе символы буларак кабул итсә, кемгәдер ул кытай, һинд стилендәге корылманы хәтерләтергә мөмкин. Маяк

3) Эш алымнарына, билгеле бер эшчәнлек өлкәсенә хас үзенчәлекләр, билгеләр. Тулысынча партия идеологиясенә хезмәт иткән оешманың эш стиле дә, табигый, партия дисциплинасына буйсынган булды. Р.Фәйзуллин. --- укыту-тәрбия өлкәсендә үзенчәлекле стиле булган авыл мәктәбенә йөз белән борылыр вакыт җитте кебек. И.Шәйхетдинов. Бюрократик эш стиле

4) Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының билгеле бер язучыга, әдәби әсәр, юнәлеш яки жанрга хас булганнары. Әдәби үзенчәлекләре, стиль башкалыклары, талантлары һәм характерлары ягыннан бөтенләй төрле-төрле булган бу ике карт язучының үзара булган мөнәсәбәтләрен һичбер аңламыйча, читтән генә карап торган кешеләр дә бу күрешүнең самимилеген сизмәскә һәм аңламаска мөмкин түгел иде. С.Кудаш. Татар әдәбиятындагы иҗади юнәлешләр һәм агымнар, стиль тенденцияләре хәрәкәте күз уңында тотыла, сюжет-композиция өлкәсендәге эзләнүләр игътибарга алына. Д.Заһидуллина

5) Сөйләмне әдәби тел нормаларына туры китереп төзү осталыгы, фикерне сүзләр белән белдерү манерасы. Раульнең стиле – логик төзек, динамик стиль. Сүзләренең егәре зур. Р.Фәйзуллин. Әмма монда чама хисе югалмасын һәм гади генә, аңлаешлы, чын татарча итеп әйтәсе урында ясалма стиль белән сөйләү булмасын иде. Р.Юсупов. Лаконик стиль. Югары стиль

6) лингв. Әдәби телнең функциональ төре. Әдәби стиль өчен генә түгел, гомумән сүз төрләнү кануннары бик нык унификацияләнү сәбәпле, татар теленә кушымча һәм бәйлек тавтологиясе хас түгел. Х.Сарьян. --- сүз кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу ул гомумән әдәби тел үсеше, аның функциональ стильләре (фәнни стиль, публицистик һәм рәсми стильләр һ. б.) белән тыгыз бәйләнештә тора, чөнки төрле өлкәгә караган терминнар да татар телендә күбрәк сүз кушу ысулы белән ясала. Ф.Хисамова

7) спорт Бер предметны охшаш нәрсәләрдән сизелерлек аерып торган һәм шул предметның асылын хасил иткән үзенчәлекләр, билгеләр, алымнарның җәмгысы. Милена Ибәтуллина үзен 400 метрга ирекле стильдә йөзүдә иң җитезе дип танытты. Әлмәт таңнары. Ишкәк ишү стильләре

8) Бер мода юнәлешен, әйберне икенчесеннән аерып торган үзенчәлекләр, билгеләр. Нора шундый баш әйләндергеч биек үкчәле туфли кия торган иде. --- Мондый стиль хатын-кызлардан аерым бер йөрү рәвешен булдыруны таләп итә ---. Р.Мирхәйдәров. Ул --- гади һәм аңлаешлы тел белән сәламәтлек, гигиена, макияж, маникюр, стиль, табын әзерләү, хобби, мәхәббәт мәсьәләләре хакында сөйли ---. Матур буласың килсә

9) Иҗтимагый тормышның, активлыкның билгеле чорга хас үзенчәлекләре. Урынының җайлылыгы, табигатьнең гаҗәеп матурлыгы хуҗаны, инде таләпләренә җавап бирми башлаган йортны сүтеп, утызынчы еллар стилендәге шушы псевдомодерн йортны салырга мәҗбүр иткәндер. Р.Мирхәйдәров. Сугыштан соңгы яшәү стиле

10) Кешенең берәр эшчәнлекне алып бару, эшләү, үзенең шәхси сыйфатларын сөйләмдә, киемдә чагылдыру һ.б.ш.да индивидуаль манера. Бу – Сталин стиле, бу җаваплар аның нәкъ үзе төсле: кырыс, төгәл, ачык. М.Мәһдиев. Стиль – кешенең нәкъ үзе инде ул, дигән гыйбарә бар. Р.Фәйзуллин. Акырып-бакырып, өстәл сугып, эштән куам дип куркыту минем стиль түгел. Ватаным Татарстан. Эшлекле ир стиле. Аралашу стиле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә