СТИЛИ’СТИКА и. рус 1) лингв. Тел белеменең тел һәм сөйләм стильләре турындагы тармагы. Шунысы үзенчәлекле: Г.Ибраһимов хезмәтләрендә грамматика белән стилистика бик тыгыз кушылып бара. В.Хаков. Tелнең кулланылыш үзенчәлекләрен стилистика фәне өйрәнә. Ф.Сафиуллина 2) лингв. Тел һәм сөйләмнең тулаем стиль чаралары. Икенчедән, Азатның шигъри сиземләве, шигъри фикерләве кулъязмада ачык чагыла. Җитәрлек дәрәҗәдә йөгерек теле, үзенчәлекле стилистикасы бар. Р.Миңнуллин. Авторларның стилистикасы байый, киң планлыга әйләнә. Ф.Галләмов 3) Төрле элемент, факторлардан торган тулы образ, шуннан барлыкка килгән тулаем тәэсир; нәрсәнеңдер гомуми күренеше. --- концерт программаларының стилистикасы да җырчыны рухи яктан канәгатьләндерде, чөнки табигате белән ул – академик җырчы. М.Макаров. Стилистика ягыннан да яшь, гайрәтле һәм фикерен анык белдерүче Путин белән авыру, карт һәм кәгазьдән зур авырлык белән укучы Ельцин арасында аерма бик зур иде. Кызыл таң |