СТИЛИ’СТИК с. 1) Стильгә I (2 мәгъ.) караган, шуның белән бәйле. --- авазлар кабатлану билгеле бер стилистик максатлардан чыгып эшләнмәгән очракта, аларның урынсыз кулланылуы ямьсез яңгыраш – какофония күренеше барлыкка килүгә сәбәпче була. Г.Гыймранова

2) Стилистикага мөнәсәбәтле. Аерым стилистик алымнар аша иҗтимагый-тарихи вакыйгалар һәм реаль чынбарлык тагын да ачыклана төшә. В.Хаков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә