СТИЛИСТ и. ит. 1) әд. Үзенә генә хас үзенчәлекле стиле булган язучы, стиль I (2 мәгъ.) остасы. Бөтен иҗатын тулаем өйрәнгәннән соң, Алексей Николаевич Толстойның барлык урыс язучыларыннан да ныграк, аеруча тотрыклы стилист икәнлегенә --- тулаем инандым. К.Миңлебаев. --- тәрҗемәче үзе оста стилист булганда, андый «югалтулар» оригиналның гомуми эмоциональ яңгырашына сизелерлек зыян китермиләр. Н.Гамбәр 2) Кешегә үзенә килешкән причёска, макияж, кием һ.б.ш.ларны сайлап, аңа үз стилен булдырырга ярдәм итүче белгеч. Татар телендә чиста матур итеп сөйләшүе, нур чәчеп торган күзләре, стилист ясаган чәчләре, кигән киемнәре бигрәк тә килешле иде шул. З.Фәйзрахманова |