СТЕТОСКОП и. гр. Йөрәк, тамыр, үпкә һ.б. органнардан килгән шауларны тыңлый торган медицина әсбабы. [Врач] кесәсеннән стетоскобын чыгарып, егетнең күкрәгенә куйды һәм берничә урыннан тыңлады. А.Шамов. Врачлар тагын пульсны санарга, стетоскоп куеп, йөрәкне тыңларга керештеләр. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә