СТЕРИЛЬЛӘ’Ү ф. 1) махс. Кайнату, кыздыру, химик эшкәртү һ.б.ш. юллар белән нәрсәнең дә булса микроорганизмнарын бетерү. Кайбер нәрсәләрне стерильләү кирәк булыр. Ф.Яруллин

2) мед. Хирургик операция ясау юлы белән кешене яки хайванны ясалма орлыксызландыру

Стерильләп алу Тиз арада стерильләү

Стерильләп бетерү Барысын да стерильләү

Стерильләп кую Алдан яки тиз арада стерильләнгән итү

Стерильләп тору Стерильләү белән мәшгуль булу; даими яки әледән-әле стерильләү

Стерильли башлау Стерильләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә