СТЕРИЛИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. к. стерильләү. [Яраны тегәргә дигән җепне] кайнаттылар, медицина кушканча стерилизацияләделәр. Ш.Бикчурин

Стерилизацияләп алу Тиз арада стерилизацияләү

Стерилизацияләп бетерү Тәмам, барысын да стерилизацияләү

Стерилизацияләп кую Алдан яки тиз арада стерилизацияләнгән итү

Стерилизацияләп тору Даими яки әледән-әле стерилизацияләү; стерилизацияләү процессында булу

Стерилизацияли башлау Стерилизацияләргә керешү

Стерилизацияли төшү Берникадәр, тагын да стерилизацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә