СТЕРИЛИЗА’ЦИЯ и. 1) Стерильләү процессы һәм эше. Алар күксел лампалар яктырткан бүлмә аша үттеләр. Монысы стерилизация өчен, һәртөрле микроб-бактерияләрне юк итү өчен эшләнә икән. А.Тимергалин 2) Махсус операция юлы белән хайванны яки кешене үрчү мөмкинлекләреннән мәхрүм итү. --- Этләр артуның сәбәбе шул: башкалада 2001 елдан бирле урам маэмайларын үтерүдән туктап, стерилизация генә ясый башлаганнар. Татарстан яшьләре |