СТЕРИЛИЗА’ТОР и. Стерильләү, йогышсызландыру аппараты, жайланмасы. Анда кем дә юк, бары тик электр плитәсендә стерилизатор гына, быгыр-быгыр килеп, бар көченә кайный. Н.Әхмәдиев. Медпунктта конфетларны сумкага тутырдым, акушерка Кафия апа кулына кайнатылган шприцлар белән тулы стерилизатор тотты. Г.Галиев |