СТЕРЕОТИП и. лат. 1. 1) махс. Типографиядә җыелган текстның металл, резин яки пластмассага төшерелгән, кабатлап бастыру өчен кулланыла торган күчерелмәсе. Бу корпуска матбаганың гәзит, журнал һәм хәреф җыю цехлары, цинкография, стереотип бүлеге кебек форма әзерли торган өлешләре куелачак. Ш.Самат

2) күч. Кешенең берәр күренешкә карата гадәтләнгән карашы, алдагы тәҗрибәсе, иҗтимагый шартлар тәэсирендә формалашкан мөнәсәбәте. Алар инде стереотип булып канга сеңгән, сумала кебек ягылып, алга таба атларга бирмиләр. Ә.Рәшит

3) күч. Искергән, катып калган күзаллау, карашлардагы стандартлык. Паспорттагы штамп нәрсә инде ул? Стереотип, катып калганлык, формальлек кенә. Л.Әбүдәрова

2. с. мәгъ. 1) Типографиядә бастыру өчен кулланылган күчерелмәне кабатлый торган, шул басмадан үзгәрешсез басылган (китап h.б.ш. тур.). Төзәтелгән, өстәмәләр кертелгән, кабат эшләнгән, шулай ук стереотип һ.б. кабат басмалар була. М.Вәлиев

2) күч. Гадәти, стандарт. Юк, шагыйрь күнегелгән стереотип чишелешкә риза түгел. Р.Миңнуллин

3) күч. Искергән, катып калган (фикер һ.б.ш. тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә