СТЕП и. ингл. Идәнгә табан белән бәрә-бәрә ритмик тавыш чыгарып биелә торган кызу темплы эстрада биюе; чечётка. «Чабата»ны степ стилендә биергә керәшен яшьләре генә өйрәтсә өйрәтә инде... Туганайлар. Әмма әле классик биюдән башка да бик күп төрле биюләр бар лабаса: фольклор биюләр, джаз биюе (аның эчендә генә берничә агым бар), степ, сальса, сontеmрorаrу (бу заманча биюне Пина Баушның спектакльләрендә күрергә мөмкин). Ялкын 2) спорт Физик күнегүләр өчен тәбәнәк эскәмия рәвешендә ясалган махсус басма, такта |