СТЕНОГРА’ФИЯ и. ингл. 1) Тиз язып барырга мөмкинлек бирә торган махсус билгеләр системасы; шул система белән тиз язу ысулы. Абзыйны бүлдермичә, ара-тирә үзенең дәфтәренә аерым җөмләләрне генә язып, «әйе, әйе, шуннан соң» дип, тегенең сөйләвен куәтләп торды, ә мин стенография белән язып бардым. Х.Мәхмүтов. Т.Миңнуллинның чыгышы яхшы булган булуын: стенография язмасыннан шулай күренә. Р.Фәйзуллин

2) Шул язу системасына өйрәнү-өйрәтү турындагы фән. Ул [Галя] берөзлексез французча өйрәнә, стенография курсында читтән торып укый. М.Мәһдиев. --- ул биналар, МИД балансында калып, стенография курслары өчен хезмәт итә. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә