СТЕНОГРА’ФИК с. 1) Стенографиягә (1 мәгъ.) мөнәсәбәтле, шуңа билгеләнгән, шундый үзенчәлеккә ия. Бу әңгәмәне, кызганыч ки, мин стенографик тулылык белән хәтеремдә тергезә алмам, әмма мәгънәсен төгәл итеп язам. Р.Харисов

2) Стенография (1 мәгъ.) белән язылган. Без бу стенографик язмалардан, цитата рәвешендә, кайбер чыгышлардан өзекләр, җөмләләр китереп узарбыз. Р.Фәйзуллин. Бәлки әле, Көнчыгыш министрлыгы архивларында Җәлил белән Розенберг арасында булган ул сөйләшүнең стенографик язмасын да (әгәр ул сакланып калган булса) табарга мөмкин булыр. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә