СТЕ’НКА и. рус 1) Берничә шкаф, сервант, киштә кебек секцияләре булган зур бүлмә җиһазы. Кунак бүлмәсендәге заказ белән эшләткән, почмак ясап торган диваны да, зәвыклы савыт-саба белән тулган стенкасы, идән келәме бәллүр шарлар җыелмасын хәтерләткән искиткеч люстрасы белән ярашып тора. Шәһри Казан

2) спорт Вертикаль яки авыш итеп беркетелгән, кул белән тотынып менү-төшү яки башка күнегүләр ясау өчен баскычка охшаш спорт җайланмасы. Гимнастик стенкага үрмәләү

3) Нинди дә булса савыт, сыешлык яки куыш әйбернең ян ягы, тышчасы. Орлык яралгысының тышкы япмалары, үсеп, орлык кабыгына әверелә, ә җимшән стенкасыннан җимеш тирәлеге ясала. Биология. Еш кына күзәнәк стенкасын лайла каплап ала, күзәнәкле формаларның байтагының тәне ком бөртекләре белән бизәкләнгән була. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә