СТЕНД и. ингл. 1) Экспонатлар, диаграммалар, газеталар h.б.ш. күрсәтмә материаллар урнаштырыла торган күргәзмә җиһазы (гадәттә вертикаль куела торган махсус такта җирлек, аслык); шунда куелган материаллар. Шәһәр музеенда шагыйрь тормышына бәйле ике стенд та бар. Л.Хәмидуллин. Пыжмара авылының үзәк урамы Сөләйман Мөлеков исемен йөртә, мәктәп музеенда аңа багышланган стенд бар. Г.Мөхәммәтшин 2) Машина, аппарат, механизм кебекләрне җыю, сынау өчен махсус җиһазланган урын яки җайланма. Эшчеләр таләп итүенә карамастан, моторлар сынауны махсус стендларга күчерү турында да кайгыртмагансыз. Г.Әпсәләмов. Стенд ысулы сәнәгать, күпер һәм гидротехник төзелеш өчен зур үлчәмле эшләнмәләр җитештергәндә кулланыла. Төзү материаллары |