СТЕНА и. рус 1) Бинаның эчке өлешен тыштан аерып, каплап һәм түбәне күтәреп тора, шулай ук бина эчендә аерым бүлмәләр-бүлемнәр хасил итә торган ян кормасы. Сул як стенада аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән көянтәләр эленеп тора. Р.Вәлиев. Авыру шагыйрьнең хәлен белергә килгән Г.Кариев, мәсәлән, дәвалаучы табибтан Тукайның бары берничә көн генә гомере калуын ишеткәч, озак вакыт тыела алмыйча, стенага сөялеп үкси. М.Арсланов 2) Ныгытма хезмәтен үти торган калын, биек койма рәвешендәге корылма; дивар. Кремль стенасы буенда үскән юкә агачлары астындагы аулак эскәмиягә барып утырдым. М.Юныс |