СТЕ’ЛА и. гр. махс. Берәр истәлекле вакыйганы мәңгеләштерү өчен, вертикаль рәвештә куелган язулы таш плитә яки багана. Авыл хакимияте янындагы мәйданчыкта зелпе куаклары һәм тимер чылбыр белән уратып алынган таш стела. И.Хуҗин. Шәһәргә керү юлында бу исем язылган гаять зур һәм мәһабәт стела куелган. Т.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә