СТЕАРИН и. фр. Шәм, сабын, резин h.б.ш. ясау өчен файдаланыла торган аксыл яки саргылт төсле ярымүтәкүренмәле майсыман матдә. Парафин, стеарин, маргарин – алар, беләсең килсә, исемнәре үк бертуганнар! Ш.Бикчурин. Казан һәм Мәскәү эшмәкәре Козьма Васильевич Крестовниковның уллары Александр, Василий, Иван Казанда 1855 елда шәм, стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештерү химия заводы оештыралар. З.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә