СТА’ЧКА и. рус Предприятие яки оешмада эш бирүчедән яки хөкүмәттән нинди дә булса таләпләрне үтәүгә, шулай ук эштәге бәхәсне хәл итүгә юнәлтелгән массалы рәвештә эш ташлау күренеше; забастовка. Бишенче елгы революция башлангач, Яков шундагы сүс туку фабрикасында стачкалар оештырган. В.Имамов. Казандагы 1905 елгы октябрь вакыйгаларына һәм, Казан эшчеләренең октябрь стачкасы бастырылганнан соң, киң колач белән кораллы восстаниегә хәзерлек барган көннәргә туры килә [Ямашев] ---. Р.Зарипова |