СТАЦИОНАР II c. 1) Оешмасы, урыны даими булган, күчмә түгел. Ул дәвердә, укыту-өйрәнү максаты белән махсус фильмнар күрсәтүнең башлангыч чорында ук, ярдәмче интернат-мәктәп стационар кино куюны оештырды. М.Вәлиев 2) Нинди дә булса урында даими яки озак була, тора торган, шуңа караган. УАЗ-3303 автомобильләре базасында эшләнгән әлеге күчмә пунктлар почта элемтәләренең стационар бүлекләре булмаган, ерак, кеше аз яши торган районнарда хезмәт күрсәтәчәк. Ватаным Татарстан 3) кит. Үзгәрешсез, даими, тотрыклы. Җисемнең стационар хәле 4) махс. Хәрәкәтсез, бер урынга беркетеп куелган, күчереп йөртелми торган. Машинаныкын икегә кисеп ясалган ике цилиндрлы стационар моторлы. Р.Нуруллина |