СТАЦИОНАР I и. лат. 1) Вакытлы яки күчмә булмыйча, даими эшли торган дәүләт оешмасы, бүлек h.б.ш. Диплом өчен генә укучылар стационарда да җитәрлек лә ул. --- Читтән торып уку стационарга җитми инде. М.Юныс 2) Авыруларның дәвалануы өчен палаталары, ятаклары һ.б.ш шартлары булган (поликлиникадан аермалы буларак) медицина учреждениесе. Кичекмәстән стационарга салу кирәк булса да, Гөлҗиһан аны хастаханәдә калдырмады, үзе белән өйгә алып кайтып китте. Җ.Дәрзаман. Хатын стационарда ята. А.Яһудин |