СТАТЬЯ и. рус 1) Билгеле бер юридик документ h.б.ш. рәсми кәгазьдә тәртип номеры белән күрсәтелгән мөстәкыйль бүлекчә, параграф. Шушы статьялар яңадан үз көченә кертелде. Р.Сибагатов. Чөнки аның һәр главасы, бүлеге, статьясы халык белән киңәшеп, килешеп язылган, дөресрәге, совет халкы үзе язган китап ул Совет Конституциясе. Р.Миңнуллин 2) Финанс документының, бюджетның керем-чыгым төрен күрсәткән бер бүлекчәсе, параграфы. Мин, яшь язучыларга бирелә торган статьядан акча алып, коридорга чыкканда, Риза абый юк иде, рәхмәт тә әйтә алмый калдым. Т.Миңнуллин. Китап бәясе, финанс хезмәткәрләре теле белән әйткәндә, бу статьяларның һәркайсына, аларның артуы-кимүенә турыдан-туры бәйле. М.Вәлиев |