СТАТУЭ’ТКА и. фр. Гадәттә бүлмәне бизәп тора торган кечкенә һәйкәл, сынчык. Стенада яки сервант өстендә чит илдә вакытыңда үз кулың белән диңгез төбеннән-фәләннән, базардан алган берәр кабырчык яки статуэтка торырга тиеш. М.Мәһдиев. Ә инде аяклары арыслан тәпие рәвешендә эшләнгән язу өстәлендә статуэтка күргәч, исем-акылым китте. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә