СТА’ТУС и. лат. 1) рәсми Гражданның яки юридик затның рәсми рәвештә билгеләгән хокуклары һәм бурычлары даирәсе; хокук хәле. Буыннар сызлау чире хатын-кызның сәламәтлегенә җитди зыян салып кына калмый, ә бәлки психологик хәленә һәм социаль статусына тискәре йогынты ясый. Татарстан. Моңарчы да Мәскәүгә карап яшәгән Касыйм ханлыгы 1681 елдан статусын югалта. Сөембикә. Икенчедән, Татарстанның Россия белән төзелгән договорлы махсус статуска ия республика булуы безне куандырды. Шәһри Казан

2) Аерым шәхеснең коллективта тоткан урыны, башкалар арасындагы абруе, башкаларга психологик йогынты ясау дәрәҗәсе. Рус зыялыларының «литературные посиделки», XX йөз башында «Шәрык клубы»ндагы очрашуларны хәтерләтеп тора иде безнең күрешүләр, рәсми статуска дәгъва итмәсә дә. Т.Галиуллин. Бу очракта шәех статусы генетик туганлык буенча атадан угылга күчкән була. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә