СТАТИ’СТИКА и. гр. 1) Җәмгыятьнең икътисад, мәдәният һ.б. төрле өлкәләрендә барган үсешенең санча күрсәткечләрен өйрәнә торган фән. Бүген статистика мәгълүматлары буенча Русиядә басылган китапларның 15 проценты гына кибет киштәсенә барып җиткән. М.Вәлиев. Күптән түгел редакция статистика идарәсенең аңлатмасын бәян итте. Д.Гыйсметдинов 2) Шул фән алымнары белән берәр хуҗалык тармагында, җәмгыятьтә алып барылган исәп-хисап; шуның саннар белән белдерелгән күрсәткечләре, мәгълүмат. Үлемнәр, каберләр, кеше сөякләреннән ясалган статистика. Кабахәт, җирәнгеч статистика. М.Мәһдиев. Инглизләр килгәнче кыргый, надан халык алар идарә итә башлагач баеган, аң-белемгә, культурага ирешкән: һәр фикер, һәр әйткән сүз статистика белән дәлилләнә. М.Юныс 3) Физика, механика, астрономия кебек төгәл фәннәрдә кулланыла торган фәнни тикшеренүнең махсус алымы. Математик статистика алымы белән тел күренешләрен микъдар ягыннан өйрәнәләр. Ф.Сафиуллина. Статистика методларын тел системасын һәм сөйләм материалын тикшерүдә куллану. Х.Сәлимов |