СТА’ТИКА и. гр. 1) физ. Механикада тигезләнеш яки тикторыш халәтендәге җисемнәр, масса яки көчләр тигезләнешен өйрәнә торган бүлек 2) Хәрәкәтсезлек, торгынлык, тикторыш хәле. Йөкләү схемасы, геометрик үлчәмнәре һәм материаллары бирелгән статика юлы белән билгеләнә алмый. А.Вәлиуллин. Портретны статикада сурәтләү 3) күч. Активлык күрсәтмәү, алга китмәү, торгынлык; дәртсез булу, пассивлык. Иҗатында статика күзәтелү |