СТА’ТИК с. 1) Статикага (1–2 мәгъ.) караган, тигезлек саклауга мөнәсәбәтле. Аны пружинаның статик тигезләнеш халәтендәге статик озынаюы дип атыйлар. Теоретик механика. Статик торыш. Статик корылма

2) кит. Бер хәлдә калган, үзгәрми торган. [Тормыш] – туктаусыз үзгәреп, алмашынып торган бер диңгез. Шуңа күрә пролетариат әдәбиятында статиктан бигрәк динамик моментлар зур урын алалар. Г.Ибраһимов. Материализм тәгълиматы буенча чагылыш статик һәм тәмамланган акт түгел, бәлки туктаусыз хәрәкәттәге күренеш. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә