СТАРШИНАЛЫК и. Старшина вазифасы һәм хезмәте. Габделкәрим хәзрәт Балтаев та, имамлыгын ташлап, Башкорт комиссиясенә эшкә керә, старшиналык дәрәҗәсенәчә күтәрелә, тылмач булып китә. М.Гайнетдинов. Анда зур мәдрәсә дәвам итә, волостьның идарәсе дә шунда тора, һәр сайлауда диярлек старшиналыкка да бу авылның байларыннан берсе эләгә. Д.Вәлитов |