СТАРШИНА и. рус 1) Россия армиясендә: ротадагы сержант һәм солдатларның турыдан-туры начальнигы булган, кече команда составына караган кеше; шуңа бирелә торган хәрби дәрәҗә. Ниһаять, бер старшина килде, боларны тезеп санатты да каядыр алып китте. Х.Камалов. Бүлмәдә шахмат уйнап утыручы сержант белән старшина үзләрен катлаулы, куркыныч эш көткәнлеген сизеп аягүрә бастылар. Р.Батулла

2) Россия Хәрби диңгез флотында кече команда составына караган, сержантка тигез звание, шул званиедәге кеше. Менә бу старшина (ике сызыклы, димәк, икенче статьялы старшина), бәлки, минем кебек үк авыл малаедыр инде. М.Мәһдиев

3) тар. 1917 елга кадәр Россиядә берәр сословие, хәрби оешма, зур булмаган профессиональ төркем һ.б.ш.ның оештыру эшләрен башкару өчен сайлап куела торган кеше. Шушы вакыйгадан соң Сапый старшина белән писарь урыс әллә кая качтылар: күздән югалдылар. М.Галәү. Татарларның йомышлыларыннан, башкорт старшиналарыннан Пугачёвка каршы отрядлар төзүне таләп итәләр. С.Алишев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә