СТА’РТЕР и. ингл. 1) спорт Спорт ярышларын башлап сигнал, команда бирүче; стартчы. Стартер, өлкән судья боерыгыннан соң, катнашучыларны күкрәкләрендәге тәртип номеры буенча старттан җибәрә. Гасырлар авазы 2) Аэродром командасындагы очкычларның күтәрелүен һәм төшүен турыдан-туры очу кырында күзәтеп торучы белгеч. [Өйрәнчек очучы:] Кузгалып киттем дә, яңадан туктап, кулны күтәрдем. Шуңа җавап итеп стартер миңа ак флаг күтәрде. С.Баттал 3) тех. Эчке янулы двигательләрдә моторны кабызу өчен электрик җайланма. Стартер биш-алты минут елаганнан соң, машина кабынып китте. Ф.Яруллин. Тугаев кабина ишегенә тотынды, үзе культбудка ягына карый, Байкин рульгә утырды да стартерга басты. Х.Камалов. Шофёр стартерга басты. Д.Бүләков 4) махс. Очкыч двигателен кабызу өчен шуның үзендә яки җирдә урнашкан махсус механизм яки җайланма |