СТАРТ и. ингл. спорт 1) Спорт ярышларының башлану моменты. Әллә ни озак көтәргә туры килмәде: атлар, салмак атлап, юлга төштеләр, старт алырга тиешле урынга киттеләр. К.Тимбикова. – Чаңгы ярышына әзерләнегез, тиздән старт! – диде. М.Сәлим 2) Узыш ярышын башлау өчен бирелә торган сигнал, команда. Старт бирелде. Без, унбиш малай, барыбыз берьюлы алга ыргылдык. В.Нуруллин 3) Очкыч аппаратның күтәрелеп китү моменты. Канатларына кара тәреләр төшерелгән «Юнкерс» техниклар ремонтлап яткан самолётларга, ә икенчесе стартта очып китәргә әзерләнгән истребительләргә ташланды. Р.Ибраһимов. Иртәгә старт биреләсе дигән көнне «Восток-6» корабы командиры, инде урнашкан традиция буенча, стартчылар белән очрашты. Ватаным Татарстан 4) Спорт ярышы башлана торган урын, сызык. Ат чабышында катнашучылар мәйдан белән янәшәдә генә старт сызыгына тезелделәр. Р.Мөхәммәдиев. Спортчылар, мотоциклларын җитәкләп, старт мәйданына коелдылар. Ф.Баттал 5) Спорт ярышы үзе. Мин дә килеп болельщик булырмын, стартка да чыгармын әле. С.Шәрипов 6) Берәр гамәл, эшчәнлек, вакыйга һ.б.ш.ның башлангычы, башлану ноктасы, моменты. Җитди стартлар алдында тору |