СТА’РОСТА и. рус 1) тар. Патша Россиясендә кечерәк административтерриториаль берәмлекнең (мәс., волостьның), авыл җәмгыятенең идарә итү вазифаларын башкару өчен сайлап яки билгеләп куелган кеше. Ике карт тамга салды, староста мөһер басты да кәгазьне әткәйгә бирде. Г.Ибраһимов. Куегыз әле, мин нинди староста булыйм, ди. Минем бит грамотам юк. Кул да куя белмим. Т.Гыйззәт 2) Уку йортында сыйныфның, төркемнең оештыру эшләре өчен җаваплы, сайлап куелган укучы. Лекция башланыр алдыннан, бер хатын кереп, староста сайлатып чыгып китте. М.Мәһдиев. Староста буларак Гөлүсә, бер урыннан икенче урынга йөреп, эш барышын күзәтә, аспирант җитәкченең һәрбер сүзен үтәргә тырыша, үзе дә эшкә катнаша иде. Х.Ширмән |