СТА’ПЕЛЬ и. голл. махс. Суднолар төзү, төзәтү һәм суга төшерү өчен авыш басма рәвешендәге нигез, фундамент. Команда килеп җиткәндә, «Татария» төзелеп беткән һәм стапельдән суга төшерелгән иде инде. С.Сабиров. --- төзелеп бетә язган хәрби кораблар стапельләрендә килеш яңадан металл кисәкләренә туралалар, я металл кисәкләре итеп бәяләнеп, чит илләргә сатылалар. Мирас |