СТА’НЦИЯ и. лат. 1) Билгеле маршрут буенча йөри торган тимер юл поездлары яки башка транспорт чараларының тукталыш пункты. Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең? Ташлытау станциясе җирнең үзәге икән. М.Мәһдиев. Тимер юл станциясенә кадәр булыр-булмас ике чакрым ара. Р.Ишморатова 2) сөйл. Шундый ике пункт арасындагы ераклык, шуларның аралыгы. Ачуланма, тагын бер генә станция барыйм әле. Р.Вәлиев 3) сөйл. Шундый пунктта билет кассалары, көтү залы, пассажирларга төрле хезмәт күрсәтү урыннары һ.б.ш. урнашкан бина; вокзал. Менә аның каршында карт юкәләр ышыгына яшеренгән кызыл түбәле станция, сарыга буяган җыйнак каралтылар һәм станциядән ике якка сырт буйлап еракка, бик еракка сузылып киткән тимер юл. Ә.Еники 4) Халыкка нинди дә булса махсус хезмәт күрсәтә торган предприятие, учреждение. Институт бинасында үткәрелә торган практик дәресләр күптән беткән иде, без ике айга якын кан тапшыру станциясенә йөри идек. Х.Камалов. Көннәрнең берендә аны шәһәрара телефон станциясенә чакырдылар. М.Маликова 5) Электр энергиясе җитештерә торган зур сәнәга предприятиесе. Атом станциясе төзүчеләрнең ялгышы, партиянең фәләненче корылтаена төгәллибез дип кабалануы һәм проекттагы хаталар коточкыч һәлакәткә китерә. А.Тимергалин. Моңарчы җимерек станция тирәсендә мәш килгән халык атом радиациясенең ни дәрәҗәдә булуын да белми. З.Мәхмүди 6) Гамәли тикшеренү алып бара торган фәнни учреждение. Метеорологик станция. Поляр станция 7) Билгеле бурычлар үти торган космик аппарат. Станция 2012 елның августында Марска кадәр барып җитеп, аның иярчене Фобоска төшеп утырып, аннан җиргә туфрак җибәрергә тиеш иде. Н.Алан. Марс планетасының иярчене Фобос өслегеннән грунт өлгеләрен алып кайтыр өчен, «Фобос-Грунт» исемле автомат планетаара станция җибәрелгән иде. К.Шакиров |