СТАНОК и. рус 1) Сәнәгатьтә металл, агач һ.б. каты материалларны эшкәртеп, алардан берәр нәрсә эшләп чыгара торган машина, җайланма. Завод эшчеләре иртәнге җидедә үк станогын кабыза, станок артыннан китмичә, аягүрә басып, сигезәр сәгать бер үк ялыктыргыч хәрәкәтләрне ясый. Җ.Харисов. Алга киткән илләрдә станок-җиһазларны һәр 7–10 ел саен яңартып яки алыштырып торалар, ә безнең кайбер автозаводлар әле дә сугыштан соң куелган станокларда машина чыгарып яталар. Татарстан яшьләре 2) сөйл. Таякчык формасындагы сап очына аркылы беркетелгән бритвадан гыйбарәт кырыну әсбабы 3) Берәр төрле эш башкару өчен махсус җайланма. Сарайларда, өй алларында җитен талкучыларның станок тавышлары гына ишетелеп тора: тек-тек, тек-тек... М.Яһудин. Китап басу станогы төзелеше ягыннан гади булган. М.Ситдыйкова 4) хәрби Пулемёт, туп һ.б.ш. корал урнаштырылган нигез. Ә менә бүләкләү кәгазендә нәрсәләр язылган: 1943 елның 24 декабрендә Братково һәм Мятли авыллары янындагы сугышларда танкка каршы граната белән станок пулемётын юк итте. Ватаным Татарстан 5) Берәр җайланма яки аның аерым детальләре беркетелә торган нигез 6) махс. Рәсем яки скульптура ясаганда терәк буларак кулланыла торган агач өчаяк. Станок графикасында рәссамнар үзләренең Тукай шигърияте мотивлары кагылган ассоциатив дөньяларын төрлечә интерпретациялиләр һәм барлыкка китерәләр. Р.Солтанова 7) махс. Кайбер физик күнегүләрне ясаганда тотыну, таяну өчен махсус җайланма. Менә ул станок янында кара тиргә батып күнегүләр ясый, менә ул спектакльдә күргән биюләрне кабатлый. Р.Батулла. Биючеләргә аерым пианино кирәк. Көзгеләр алып кайттык инде, станок бар. Аманулла 8) театр Сәхнә декорациясенең калкулык, басма кебек нәрсәләр ясау өчен хезмәт иткән өлеше. Беренчедән, Казаннан спектакльнең сәхнәдәге бизәлеше – декорация корыла торган нигезен (аны театрда «станок» дип атыйлар) алып килергә онытканнар. Сәхнә 9) Дәвалаганда, дагалаганда һ.б.ш. очракларда хайваннарны кертеп бастыру өчен тар җайланма. Ат дагалый торган станок шикелле, ләкин шактый киң булган ояга урнаштырылган багананың тирә-ягындагы тоткаларына утыз-кырыклап кеше ябышкан, тавышсыз-тынсыз кызу гына тирәли әйләнеп йөри иделәр. Ш.Камал. Атны бәйләп куйгач, Мәүлетдин, кабаланмый гына атлап, станок янына барды да, айгырны дагалау исәбе белән, кирәк-яраклар тутырылган тартма өстенә иелде. З.Зәйнуллин |