СТАНОВОЙ и. рус тар. Россиядә 1917 елга кадәр стан (4 мәгъ.) полициясе башлыгы. Становой тагын аяк тибеп кычкырды: «Кайда, кайсыгыз ул?.. Күрсәтегез миңа башлыкларыгызны!..» М.Галәү. Ә соң теге елны, Становой тентеп бар йортны Недоимка җыеп йөргән чакта, Туган телне нишләп оныттың? Ә.Рәшит |