СТАНДАРТСЫЗ с. 1. 1) Тиешле стандартка (1 мәгъ.) туры килми торган, стандарт буенча эшләнмәгән, түбән сыйфатлы. Төзелешне тапшырганда, шактый гына стандартсыз тимер-бетон плитәләр калган. Кем кайтарткандыр аларны? А.Гыйләҗев. Стандартсыз кирпечләр. Стандартсыз шпал

2) күч. Гадәти булмаган, яңа, көтелмәгән. Стандартсыз ысул

2. рәв. мәгъ. 1) Билгеле стандарт (1 мәгъ.) кулланмыйча; стандартка (1 мәгъ.) туры китермичә

2) күч. Гадәти булмаган, яңача, көтелмәгән рәвештә. Стандартсыз фикерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә