СТАНДАРТЛАШУ ф. 1) Стандартка (1 мәгъ.) туры килә башлау; стандартка (1 мәгъ.) әйләнү

2) күч. Бер формада катып калу, искереп иҗади үзенчәлеген югалту, шаблонга әйләнү. --- сәнгатьләрнең үзара йогынты мөнәсәбәтендә яшәүләре аларның стандартлашуы түгел. К.Гыйззәтов

Стандартлаша бару Акрынлап стандартлашу

Стандартлаша башлау Стандартлашу юлына басу; стандартлаштырырга керешү

Стандартлашып бетү Тулысынча стандартлашу; бөтенләй стандартлашкан хәлгә килү

Стандартлашып җитү Тулысынча, тәмам стандартлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә