СТАНДАРТЛАШТЫРУ I ф. 1) Билгеле стандартка туры китерү, яраклаштыру, әзер өлгегә, әзер калыпка салу. Аларны да стандартлаштырыйкмы? Татарстан яшьләре 2) Бердәйләштерү Стандартлаштыра бару Стандартлаштыру эшен эзлекле дәвам итү. Бу хәл күп еллар дәвамында укыту системасын стандартлаштыра бару, чикләү, аның белән үзәк аша гына идарә итү һ.б. сәбәпләрдән килеп чыкты. Фән һәм тел Стандартлаштыра башлау Стандартлаштырырга керешү Стандартлаштырып бетерү Стандартлаштыру эшен тәмам итү Стандартлаштырып җиткерү Бөтенләй, тулысынча стандартлаштыру Стандартлаштырып карау Булу-булмавын сынау максаты белән стандартлаштыру. Менә шуларның барысын да бер калыпка салып, стандартлаштырып кара инде. Татарстан яшьләре Стандартлаштырып кую Тиз арада стандартлаштыру |