СТАНДАРТ и. ингл. 1. 1) Эшләнмәләрнең, товарларның, хезмәт күрсәтүнең тиешле сыйфат характеристикаларын билгели торган документ. --- Заводтан эре ташлы бетон җибәрәләр. Безнең стандарт буенча, вак ташлы булырга тиеш. А.Гыйләҗев. Татарстан мәгариф һәм фән министры карары белән федераль стандартлар нигезендә яңа әдәбият дәреслеге әзерләнә. Мәдәни җомга 2) Бериш нәрсәләр өчен норма итеп алынган үрнәк, өлге, эталон. Авырлык стандарты. Халыкара стандартлар 3) күч. Бер үк төрле нәрсә, әзер үрнәк, шаблон. --- берәүне бүтәннән аерып куя алырлык сыйфатлар да булырга тиеш ләбаса! Адәм баласы кирпеч калыбыннан төшкән стандарт түгел! А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. 1) Стандартка (1 мәгъ.) туры килә торган, билгеле өлге белән эшләнгән. Стандарт зурлыктагы детальләр. Стандарт зурлыктагы тәрәзә өлгеләре 2) Кабул ителгән, гадәти булган, иң еш очрый торган. Парлы сүзләр ясалганда, бу «иске» сүзләрнең мөстәкыйль кулланылышында күзәтелми торган, стандарт булмаган күренешләр дә очрый. М.Нигъмәтуллов. Безнең стандарт лифтларга биш кеше сыя, дип язалар. Л.Әбүдәрова 3) Башкалардан аерылмаган, бердәй булган, бертөсле. Килгән көнне үк инде ул шифер түбәле, һәйбәт стандарт ферма биналарын күрде. М.Хәсәнов. --- уку йортларында стандарт кешеләр һәм стандарт халыклар тәрбияләнергә тиеш түгел. Р.Вәлиев 4) күч. Гадәтләнгән рәвешле, бертөрле, бер калып, бер ысул белән бара торган. Стандарт фикерләү, гавами психология һәлакәткә дә китерергә мөмкин. Х.Миңнегулов. Шуңа күрәдер, бәлки, безнең яшьләрнең күбесе стандарт фикерле һәм шаблон карашлы. М.Вәлиев 5) күч. Еш кабатлана торган, туйдырып бетергән, шаблон, штамп булган. Баштарак ул хатларга «мәсьәлә өйрәнелә» дигән стандарт кына җаваплар да килә иде. М.Вәлиев. Нәтиҗәдә, сәхнәдә төссез, фәлсәфи асылы югалган, мең дә бер тапкыр кабатланган, берсе берсеннән аерылмаган стандарт спектакльләр куела. Д.Гыймранова 3. рәв. мәгъ. Гадәтләнгән рәвештә, шаблон буенча, бертөрле, яңалыксыз. --- әнә карагыз, укыгыз: бездә стандарт фикерләүчеләр дә, стандарт форма белән генә яшәүчеләр дә юк. И.Гази |