СТАН II и. рус 1) Хәрбиләрнең вакытлы тукталу урыны, лагерь, урда. Хан станы белән Нарым арасында кыргыз халкы яши, монда кар аз төшә; җәйләрен алар Кабарчык елгасы белән Нарым арасында күчмәлек итәләр. М.Галиев 2) Кырчылык, балыкчылык һ.б.ш. сезонлы эшләрдә бригадалар вакытлыча урнашкан урын, шуларның торак урыны. Шул ук стан күренеше. Айсыз җәйге төн. Барысы да йоклыйлар. Кибән артында ике кешенең пышылдап кына сөйләшүләре ишетелә. А.Алиш. Яшьләр кайсы җәйләүдә, кайсы печән чабарга киткән, кайсыберләре кыр станнарында. Н.Дәүли 3) Почта станциясе. Почта станының тар-мар ителүе бөтен Исет трактын эштән чыгара. С.Алишев 4) тар. Россиядә 1917 елга кадәр өязнең административ бүленеш берәмлеге |